Эшләүче пенсионерлар кимеми

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Район территориясендә яшәүче 4,5 меңнән артык пенсионер бүгенге көндә икътисадның төрле өлкәләрендә хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыруын һәм җәмгыятькә файда китерүен дәвам итә.

Пенсия фонды идарәсе мәгълүматлары буенча, әлеге сан пенсия пособиесе алучы гражданнарның гомуми саныннан 40% тәшкил итә. Шул ук мәгълүмат буенча, хәзерге вакытта күпчелек пенсионерлар мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәләрендә хезмәт куя. Ә җитештерү һәм эшкәртү белән бәйле тармакларда аз. Соңгы вакытта Пенсия фондына пенсионерлар тарафыннан хезмәт эшчәнлеген туктату турында 51 гариза тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International