Яшьләрнең эшләре һәм планнары

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

“Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе“ Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге кайбер яңа ел акцияләре үткәрде.

Мәсәлән, узган елның соңгы көнендә яшьләр район кешеләрен Яңа ел белән котладылар. Алар яхшы теләкләр белән 2000 нән артык конверт таратты.

Хәзер яшь гвардиячеләр “Вызов-2016“ иҗади фестивален әзерләү белән шөгыльләнәләр. Аны 12 февральдә үткәрергә планлаштыралар. Анда районның белем бирү учреждениеләре катнашачак. Мәктәп укучылары вокалда һәм биюдә үз иҗади казанышларын күрсәтәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International