Хат яз һәм “Артек“ка путевка от

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

“Артек“ халыкара балалар үзәге һәм “Россия почтасы“ балалар хатларының беренче ачык конкурсына старт игълан итә, анда җиңүчеләр “Артек“ка путевка алачак.

“Я хочу в Артек“ конкурсында катнашу өчен кулдан язылган һәм 2016 елның 18 апреленә кадәр заказлы хат конвертында түбәндәге адреска җибәрелгән хатлар кабул ителә: 298645, Кырым Республикасы, Гурзуф шәһәр тибындагы поселогы, “Артек“ халыкара балалар үзәге, “Артек почтасы“. “Я хочу в Артек“ конкурсына хат“ дигән билге куярга кирәк.

Конкурста катнашалар: 10 нан 16 яшькә кадәрге балалар. Нәтиҗәләр “Артек“ туган көндә – 2016 елның 16 июнендә ясалачак.

Конкурс турында күрсәтмәләр, катнашу кагыйдәләре “Артек“ халыкара балалар үзәгенең www.artek.org сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International