Пьедесталда бары лаешлылар

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Лаешның яшь боксчылары Казанда үткән үсмерләр арасында бокс буенча ТР беренчелегеннән өйгә алтын, көмеш һәм бронза медальләр алып кайттылар.

Ярышларда безнең район данын яклаган өч спортчы да мактау пьедесталы баскычларын яулады. Иң югарысына чираттагы мәртәбә 14 яшьлек Александр Кузнецов күтәрелде. Титуллы чемпион белән җиңү шатлыгын аның дуслары Никита Беспалов һәм Тимофей Калиткин бүлеште, алар да призлы урыннар яуладылар. Мондый уңыш нигезендә егетләрнең көрәштә җиңүгә омтылышы һәм, әлбәттә, тәҗрибәле тренер Араик Аракелян җитәкчелегендә ныклап шөгыльлләнүе тора. Февральдә яшь боксчыларны яңа сынау көтә: ТР җыелма командасы составында алар Идел буе беренчелегендә катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International