Лаеш үзәк район хастаханәсе райондагы тотрыклы хәл турында хәбәр итә: авыруларның эпидемия бусагасы үтелмәгән, белем бирү учреждениеләрендә карантин игълан ителмәгән.
Узган елның сентябреннән ноябренә кадәр 9900 кешегә вакцина ясалган. Аларның 6700 е куркыныч төркемгә керүче гражданнар, пенсионерлар, шулай ук еш авыручылар, 3200е - мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балалар.
Бүгенге көнгә ОРВИ белән авыручылар 57 кеше. Грипп белән авыручылар юк.