Чираттагы халык җыены Татар Саралысы авылында узды. Сессия эшчәнлегендә район башлыгы урынбасары Илгизә Тимиршина катнашты.
Татар Саралысы авыл җирлеге башлыгы Ильшат Мөбәрәкшин 2015 елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап, быелга булган планнар белән уртаклашты. Былтыр үзарасалым акчасына Мәктәп тыкрыгы урамының 250 метры юлы ремонтланган. Спонсор ярдәме белән мәчетнең түбәсе яңартылган, ә авылдаш Фәрит Фәйзиевич Хәнәфиев зыярат янында инструментларны саклау өчен йорт төзергә ярдәм иткән. Рус Саралысы авылында коеның агач конструкциясен алмаштырганнар. Шулай ук үләксә базында ремонт ясалган, анда йозак белән тимер капкач куйганнар. Ильшат Мөбәрәкшин белдерүенчә, ЛПХ кредитлары алырга ярдәм итү буенча да күп эшләр башкарыла. Бүген хуҗалыкларда 35 савым сыеры бар, быел аларның санын 45 кә җиткерергә планлаштырыла. Татар Саралысы авылындагы мәчеттә гарәп язу һәм ислам гореф-гадәтләре нигезләрен өйрәнү курслары оештырылган, анда 15 хатын-кыз йөри. 2014 елдагы отчет сессиясендә Рус Саралысы авылындагы коены тәртипкә китерү буенча сорау бирелгән булган, анысы хәл ителгән. Газ басымы җитмәү проблемасы турында авыл җирлеге башлыгы быелның апрелендә аның проекты әзер була, ә җәен эш башларга планлаштырыла, дип белдерде.
2016 елга куелган бурычларны санаганда Ильшат Мөбәрәкшин аеруча Татар Саралысында су скважинасы казу турында әйтте. Моның буенча яз ахырында эшләр башланып китәчәк. Шулай ук бишенче провод сузарга, урамнарның яктырлышына счетчик куярга, Рус Сараласында бер, ә Татар Саралысында 4 чүп бункер мәйданын уратып алырга, ике авылда да юлдагы чокырларны грунт белән капларга һәм Бөек Ватан сугышына багыншланган Мемориалны буярга кирәк.
Район башлыгы урынбасары Илгизә Тимиршина халык игътибарын янгын куркынычсызлыгына юнәлтте. Ул кешеләрне уяу булырга, өлкән яшьтәге ялгыз әби-бабайларга барып, алар артыннан караштыргалап торырга чакырды. Шулай ук авыл халкын шәхси хуҗалыклар алып барырга өндәде. Отчет сессиясе ахырында мәктәп автобуслары хакында сорау бирделәр. Бактың исә, ул элек икәү булса, хәзер берне генә калдырганнар, шуңа күрә дә балалар укудан соң транспортны көтеп, тикмәгә генә вакыт уздыралар икән. Илгизә Тимиршина әлеге мәсьәләне тикшерәчәкләрен белдерде, бәлки, укучылар өчен озынайтылган көн дә ясарлар. Шулай ук халык район башлыгы Михаил Афанасьев авыл клубын ремонтларга ярдәм итәр дигән өметләре белән уртаклашты.
Лаеш муниципаль районы матбугат хезмәте