Салкыннарны җылы һава торышы һәм кар бураны алмаштыра

2016 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 28 гыйнварда, һава температурасы сизелерлек күтәрелә.

 

Бүген республикада бераз кар ява, томан төшү аркасында күз күреме кимү ихтималы бар. Әле төнге сәгатьләрдә генә 18-23, урыны белән 25-30 градуска кадәр салкын булса, көндез инде 11-16, көнчыгыш районнарда 20 градус кына салкын булуы фаразланыла.

Казанда көндез 12-14 градус салкын булачак.

 

29 гыйнварга каршы төндә кар ява. Һава температурасы 11-16, көнчыгыш районнарда 17-22 градус салкын булачак. Ә җомга көндез буран чыгу ихтималы зур, дип фаразлый синоптиклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International