Алтын, көмеш, бронза – һәм барысы да безнең дзюдочыларда

2016 елның 8 феврале, дүшәмбе

Лаеш дзюдочылары Татарстан башкаласындагы ярышларда барлык дәрәҗәдәге медальләрне алдылар.

Турнир “Добрый город“ акциясе кысаларында үтте. Лаешның балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе спортчылары үз авырлык категорияләрендә иң яхшы күрсәткечләргә иреште.

Үсмерләр арасында беренче урынны 12 яшьлек Ислам Сабиров алды. Көмеш медальне Кирилл Морозовка тапшырдылар.

Кызларның да күрсәткечләре яхшы. Алинә Хәмидуллина көмеш яулады, ә Маргарита Зубарькова һәм Стелла Мосунова – бронза.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International