Районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре алда торган язгы кыр эшләре өчен минераль ашламаларның беренче партиясен алдылар.
Җиде хуҗалык республика бюджетыннан алынган субсидияне 176 тонна аммиак селитрасы сатып алуга тоткан. Булдырылган запаслар гектарның уңдырышлылык көчен кискен арттыруны гарантияләми. Шуңа күрә минераль ашламалар туплау буенча төп эшләр алда әле.