Лаеш районында халыкка үзәк район хастаханәсе, 3 амбулатория һәм 41 ФАП хезмәт күрсәтә. 2015 елда медицина хезмәткәрләре 106 юл-транспорт һәлакәтенә чыккан, анда 154 кеше зыян күргән, шуларның 76 сы травма үзәгенә җибәрелгән. Былтыр 545 бала туган, 522 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Үлемнәр күп очракта кан әйләнеше системасы һәм йөрәк авырулары сәбәпле була. Диспансеризацияләү вакытында 3797 кеше тикшерелгән, шуларның 2308енең хроник авырулары бар. 1064 кешедә беренче тапкыр чир табылган. Шуларның 58е онкологик тикшеренүләргә җибәрелгән, бүген аларның 11ендә авыру табылган. Лаеш районында 4286 федераль һәм 2488 төбәк льготнигы исәпләнә. 2015 елда 1110 кешедә ташламалы дарулар белән тәэмин итү сакланды.
2012 елдан бирле районда 13 фельдшер-акушер пункты гамәлгә тапшырылган, 23 ФАП та капиталь ремонт уздырылган. Былтыр исә Хәерби, Бима, Кече Кабан, Пәрәү һәм Каип авылларында яңа ФАПлар сафка басты. Шунысын әйтергә кирәк, моның кадәр медицина пунктлары 2015 елда Татарстанның бер районында да тергезелмәгән. Узган ел Лаеш районында табиб-анестизиолог һәм фельдшер социаль ипотека буенча фатир алды. “Җирлекнең тотрыклы үсеше” программасы нигезендә 5 медицина хезмәткәренә йорт төзү өчен дәүләт ярдәме күрсәтелде.
Лаеш муниципаль районы матбугат хезмәте