10 февральдә Столбище мәктәбенең 9 сыйныф укучылары Казанда узган “Мәгариф” күргәзмәсендә булдылар. Павильоннарда Татарстанның гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендәге иң яхшы югары уку йортлары һәм көллиятләре тәкъдим ителде. Үсмерләр эшче һөнәрләре буенча мастер-класслар узды, аларга мәгълүмати буклетлар тапшырылды. Әлеге күргәзмәне карап кайту 9 сыйныф укучыларына һөнәр сайларга ярдәм итәр дип өметләнәбез.