Лаешта Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Марат Гафаров җитәкчелегендә “Хезмәт куркынычсызлыгында Координация советларының роле һәм муниципаль берәмлекләрдә хезмәт шартларына махсус тикшерү уздыруда идарәчелек карарлары куллану” темасына семинар узды. Чарада Лаеш, Чистай, Балык Бистәсе, Питрәч һәм Алексеевск районнарыннан вәкилләр катнашты.
Лаеш районының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Виктор Тябин хезмәт куркынычсызлыгы өлкәсендәге социаль хезмәттәшлек темасына тукталып узды. Аның әйтүенчә, Лаеш районында Башкарма комитет, профсоюз оешмаларының координация советы һәм эш белән тәэмин итүчеләр арасында 2015-2017 елларга социаль хезмәттәшлек турында өчъяклы килешү төзелгән. Шулай ук ул һәр предприятиеләрдә диярлек хезмәт куркынычсызлыгы буенча белгеч бар, ә кече фирмаларда моның белән җитәкчелек шөгыльләнә, дип белдерде. 3790 эш урынының хезмәт шартларына махсус тикшерү уздырылган. Боларның барысы да эштә травма алуларны киметүгә сәбәпче булган дип әйтергә кирәк. Әйтик, былтыр Лаеш районында җитештерү санәгатендә үлем белән тәмамланган 1 бәхетсез очрак теркәлгән.
Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Марат Гафаров белдерүенчә, 2015 елда гомумән Татарстан буенча эш вакытында алган травмаларның 18% ка кимүе күзәтелә. Хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу сәбәпле республикада 233 кеше зыян күргән, шуның 66 сы вафат булган. Очракларның күбесе төзелеш өлкәсенә туры килә, аннан соң авыл хуҗалыгы, транспорт һәм эшкәртүче җитештерүчәнлек тармагы тора. Былтыр травма алучыларның күпләп сату, файдалы казылмалар алу һәм электроэнергетика өлкәләрендә артуы күзәтелә. Эшчеләр күбрәк егылу аркасында зыян алалар икән. Марат Гафаров әйтүенчә, муниципалитетлар өчен куркынычсыз эш шартлары оештыру мөһим мәсьәлә булып тора. Моңа хезмәт шартларына махсус тикшерү уздырып ирешергә мөмкин. Әлеге эш өчен республикада 16 аккредитацияләнгән оешма эшли. “Хезмәт куркынычсызлыгы буенча башкарылган эшләрнең барысы да эшчеләр файдасына булуын онытмаска иде” — диде Марат Гафаров.
Лаеш муниципаль районы матбугат хезмәте