Лаеш районындагы Габишево бистәсендә Изге Вәли көнендә каток ачылды. Шунысын да әйтергә кирәк, авыл халкы өчен мөһим булган вакыйга илкүләм “Россия чаңгы юллары-2016” эстафетасына туры килде. Габишевоның мәдәни-спорт үзәге янында хоккей тармасы гына түгел, тимераяк ярышы спорты белән шөгыльләнү өчен мәйданчык та эшли башлады. Монда балалар һәм үсмерләрне тренер Рубинская Тамара Викторовна тимераяк ярышы спорты осталыгына өйрәтәчәк. Бүген әлеге секциягә күрше Рождествено, Никольское һәм Комлы Кавәл авылларыннан 20 кеше йөри. Күнегүләр атнасына 3 мәртәбә узачак.
Мәдәни-спорт үзәге белгечләре тренер Тамара Рубинская белән берлектә чын боз бәйрәме оештырганнар. Фигуралы шуу белән шөгыльләнүче кызларның чыгышлары халык күңеленә хуш килде. Соңыннан исә “Көрәк” һәм “Кәшәкә” командалары арасында хоккей буенча дуслык матчы узды. Катокка гаиләләре һәм балалары белән килүчеләр күп булды, барысының да бозга керәсе килә. Тимераякны исә хәтта авылның иң кечкенә яшәүчеләре дә киеп карады. Бәйрәм ахырында тренер Тамара Рубинская балаларга бүләкләр өләште.
Лаеш муниципаль районы матбугат хезмәте