Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен булган Лаеш реабилитация үзәгендә бөек татар шагыйренең тууына 110 ел уңаеннан “шагыйрь-батыр Муса Җәлилнең тормыш көндәлегеннән өзекләр” исеме астында чара узды. Балалар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында чыгышлар тыңладылар, татар һәм рус телләрендә шигырьләр сөйләделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, нәни Муса уйнаган балалар уеннарында катнаштылар, татар композиторларының әсәрләрен тыңладылар.
Ватанпәрвәрлек тәрбиясе буенча дәресләрдә реабилитация үзәге хезмәткәрләре балаларның үзләренең туган ягын яратып кына калмыйча, аның тарихы, туган җиренең үсешенә зур өлешен керткән кешеләре турында белүләрен тели.