Лаешның 2 нче номерлы мәктәбе яңалыклары

2016 елның 16 феврале, сишәмбе

12 февральдә “Ел укытучысы-2016” муниципаль конкурсының актык этабы узды. Безнең мәктәпнең данын музыка укытучысы Гришина Мария Валерҗевна яклады. Педагог яхшы мастер-класс күрсәтеп, жюри әгъзаларыннан югары бәягә лаек булды. Конкурсның ике көне нәтиҗәләре нигезендә, Мария Валерҗевна 2 урынны яулады һәм хәзер ул районыбыз данын зона этабында якларга әзерләнә. Котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

15 февральдә исә Җиңү паркында Лаешның 2 нче номерлы мәктәбе укучылары Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга багышланган митингта катнашты. Укучыларыбыз Дарина Зиннурова белән Ринат Газизуллин яшь буын вәкилләре исеменнән интернационалист сугышчыларны котлап, шигырьләр сөйләделәр. Чара һәйкәлгә чәчәкләр кую белән төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International