Район пенсионерлары Интернетны үзләштерә

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

Замана белән бергә атлаучы өченче яшь вәкилләре парта, ә төгәлрәге компьютер артына утырдылар.

Лаешның 2 нче урта мәктәбендә компьютер белән “аралашу“ күнекмәләре булган өлкән кешеләргә 36 сәгатьлек программа тәкъдим ителә. Аны үткәч алар Интернеттан ышанычлы төстә файдалана башлаячак.

Пенсионерлар өчен курслар Столбище урта мәктәбе базасында беренче тапкыр ачылды. Өлкән кешеләр  компьютер белән эшләүнең башлангыч күнекмәләрен алачак, аннан соң “Уңайлы Интернет“ программасы буенча бөтендөнья пәрәвезендә эшне үзләштерәчәкләр. Алар дәүләт хезмәтләре порталына да керә алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International