Менә инде 3 ел дәвамында Лаеш районының Травкино авылын янында дөяләр фермасы эшләп килә. Безнең яклар өчен сәер тоелган әлеге хайваннар монда 2013 елның июнендә төпләнде. Әлеге чор эчендә хуҗалык чын мәгънәсендә аякка басты. Материаль базалары ныгыды, дөяләрнең саны артты, тиешле җитештерү һәм хуҗалык эшчәнлеге җәелдерелде. Әлеге ферманың аерымлыгы шунда ки, ул бактриан дөяләрне үрчетү, аларны кереп каару мөмкинлеге булган һәм продукцияләрен сату буенча илебездәге беренче фермерлык хуҗалыгы. Быелның мартыннан 17-18 баш кечкенә дөяләр туачак. Әлеге хайваннар бактриан дөяләрнең өченче буын вәкилләре булачак. Гомумән алганда. Бүген фермада 48 дөя бар.