Пенсия законнарындагы үзгәрешләргә ярашлы төстә, 2016 елдан хезмәт эшчәнлеген тәмамлаган пенсионерларның гына барлык төр иминият пенсияләре күтәрелә (индексацияләнә).
2016 елның 1 февраленнән 2015 елның 30 сентябренә хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаучы гражданнарның иминият пенсияләре 4% ка индексацияләнде. Индексацияне исәпкә алып пенсия түләү пенсионер хезмәт эшчәнлеген туктатуга ук яңартыла. Әгәр ул 2015 елның 1 октябреннән 2016 елның 31 мартына кадәр чорда эшләүдән туктый икән, аңа Пенсия фондына бу турыда хәбәр итәргә кирәк. Моның өчен 2016 елның 1 июненә кадәр срокта яшәү урыны буенча ПФРга гариза һәм раслаучы документлар тапшыру зарур. Индексацияләнгән пенсия Пенсия фондында пенсионер гаризасы каралганнан соң икенче айда түләнә башлаячак.