Библиотека челтәре белгечләре быел беренче мәртәбә семинар-киңәшмәгә җыелдылар

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

 

 

Библиотека челтәре белгечләре быел беренче мәртәбә семинар-киңәшмәгә җыелдылар. Анда алар библиотекалар эшчәнлегенең приоритетлы юнәлешләрен ачыкладылар. Россия Президенты тарафыннан 2016 ел Россия киносы елы дип игълан ителде. Әлеге карар, былтыргы Әдәбият елы белән бергәлектә, җәмгыятьтә әдәбият ролен үстерү һәм тарату буенча максатчан дәүләт сәяәсетенең дәвамы булып тора. Үзәк библиотека белгечләре халык арасында массакүләм һәм мәгълүмати эшчәнлек җәелдерүгә, шулай ук теге яки бу юнәлешкә багышланган мастер-класслар күрсәтеп, мәктәпләр һәм мәдәният учреждениеләре белән эшләүгә кагылышлы комендацияләр бирделәр. Һәр чыгыштан соң “тере” сөйләшү булды, анда алынган мәгълүматлар буенча фикерләр алыштылар, тест ярдәмендә үзләренең психологик аерымлыкларын ачыкладылар. Аерым алганда, программа куәтле, ә эшчәнлек файдалы булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International