20 февральдә Каипы авылы клубында “РомРам” төркеме катнашында Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт узды. Әлеге төркемнең репертуарында юмор хисле җырлардан алып патриотик җырларга кадәр әсәрләр бар. Аларның барысында төркемнең вокалисты һәм композитор Рамил Хисамов иҗат иткән. Халык концерт дәвамында “тере” музыка тыңлап хозурланды. Аерым итеп, музыкантларның осталыгын һәм туган ягыбызга мәхәббәтен әйтеп узырга кирәк. Бәйрәм ахырында тамашачылар моның өчен аларга рәхмәт әйтте.