Ой, что -то мы засиделись братцы, не пора ли нам разгуляться....» - шушы сүзләр белән «Русская рать» дигән җыр башланып китә. Олы Кабан авыл клубының “Веселые ребята” ансамбле 23 февральдә Яшел Үзәнгә барып, “Кышкы эстрада – 2016” исеме астындагы патриотик җырлар III республикакүләм конкурсында катнаштылар һәм “Без сугышта булганда” җырын башкарып, II дәрәҗәдәге лауреат булдылар. Шулкадәр матур җырладылар ки, башкару таланты өчен хәтта жюри әгъзалары аларны 3 майда Яшел Үзәндә узачак зур чарада катнашырга чакырдылар.
Афәрин, Лаеш районына тап төшермәдегез!