Лаеш балалар йортында тәрбияләнүче кыз “Син безнең белән” конкурсында җиңде

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

2015 елның декабрендә Татарстанда ата-ана карамагыннан калган балалар йортында һәм интернат-мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләр өчен “Син безнең белән” дип исемләнгән хәйрия акциясе башланып китте. Әлеге чара Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белән “Татарстан Республикасы студентлар лигасы” оешмасы ярдәмендә Казан һәм Чаллыдагы “Уңыш галәме” инициатив төркеме тарафыннан уздырыла. Акция кысаларында 2015 елның 15 декабреннән алып 2016 елның 20 гыйнварына кадәр балалар йортында тәрбияләнүчеләр арасында бабалар иҗаты дистанцион конкурсы 7-10, 11-13 һәм 14-17 яшьлекләр категориясендә оештырылды.

Конкурс эшләр түбәндәге номинацияләрдә бәяләнде:

-              “Табигать могҗазалары” (рәсемнәр һәм картина-пейзажлар);

-              “Минем яраткан шәһәрем” (тиредән картина һәм төрле эшләнмәләр, батик, квиллинг, пейп-арт, пэчворк техникасындагы эшләнмәләр);

-              “Бар дөньяда игелек кыл” (шигырьләр);

-              “Кышкы кәеф” (фотолар);

-              “Минем туган җирем” (видеороликлар).

Нәтиҗәләр 2016 елның 20 февралендә 12:00 Казандагы Ленин исемендәге мәдәният йортында ясалды. Хәйрия акчалары һәм аларның киләчәктәге бүленеше “АК БАРС СОЗИДАНИЕ” Хәйрия фонды аша эшләнде.

Туган җиребез турындагы фотолары белән “Кышкы кәеф” номинациясендә Ангелина Дергунова 2 урын яулады. Ата-ана назыннан мәхрүм ителгән ятим балаларга карата игътибарлары өчен конкурсны оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Мондый чараларда катнашу балалар йортында тәрбияләнүчеләргә үзләрен безнең җәмгыятебезнең тулы вәкилләре итеп хис итергә мөмкинлек бирә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International