"Шушы яктан, шушы туфрактан ул"

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

24 нче февральдә мәктәптә "Шушы яктан, шушы туфрактан ул" дигән исем астында якташ шагыйрәбез Илсөяр Иксанова белән очрашу булды. Кичәгә районыбыз мәктәпләреннән татар теле укытучылары һәм китапханәчеләре кунак булып килделәр.
      Укучылар шагыйрәнең төрле елларда язылган, символик образларга гаять бай булган шигырьләрен сөйләделәр һәм авторга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.Очрашу укучылар күңелендә онытылмас хисләр калдырды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International