Казанда йөзү буенча Татарстан беренчелеге узды

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Чараны Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы оештырды. Ярышлар түбәндәге категорияләрдә үтте: 2000-2001 елда туган егетләр, 2002-2003 елда туган һәм 2004 елда туган 1 разрядлары булган кызлар. 100 дән артык яшь спортчы 30 төрле йөзүдә катнашты. Ярыш барышында 17 комплект медаль уйнатылды. Йөзүләрдә КДЮСШ та тәрбияләнүчеләр катнашты. 2:22.98 нәтиҗәсе белән 200 метр арага ирекле стиль кулланылышлы дистанциядә Диана Пракова “көмеш” яулады. 2:56.06 нәтиҗәсе белән 200 метр арага баттерфляй стиле кулланлылышлы дистанциядә Карина Гизатуллин 3 урынга лаек булды. Кызлар белән тренерлык эшен Татарстанның Атказанган физик культура хезмәткәре Р.М.Садыков алып бара. Ярышларның җиңүчеләре һәм призерлары грамота һәм медальләр белән бүләкләнде. Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән спортчылар йөзү буенча Россия беренчелегенә барачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International