Олы Кабан авылындагы «Ладушки» балалар бакчасын базасында муниципаль смотр-конкурс узды

2016 елның 26 феврале, җомга

Әлеге смотр-конкурс “Зеленый огонек-2016” балалар юл-транспорт травматизмына профилактика буларак Лаеш районындагы мәктәпкәчә укыту учреждениеләре һәм андагы тәрбиячеләр арасында үткәрелде. Жюри әгъзалары фикеренчә, балалар юл-транспорт травматизмына профилактика уздыру буенча мәктәпкәчә учреждениеләр арасында иң яхшылары дип түбәндәгеләр бәяләнде: 1 урын – Лаеш шәһәренең “Радуга” балалар бакчасы, 2 урын – Нармонка авылындагы “Солнышко” балалар бакчасы”, 3 урын – Кече Елга авылындагы “Алтынчәч” балалар бакчасы.

“Юлда йөрү кагыйдәләрен пропагандалау буенча ата-аналар белән эшләүче иң яхшы проект” номинациясендә Рождествено авылындагы “Капелька» балалар бакчасы танылды.

“Балаларны юлда йцръ кагыйдзләләренә өйрәтү буенча иң яхшы озын дәверле проект” номинациясендә Никольское авылындагагы “Аленушка” балалар бакчасы танылды.

“Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча иң яхшы проект” номинациясендә Урта Девятово авылындагы “Пчелка” балалар бакчасы танылды.

Тәрбиячеләр арасында 1 урынны Столбищедагы “Сказка” балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Васыйловна Мөхәммәтҗанова яулады, 2 урын – Габишевоның “Одуванчик” балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәл Фәргатовна Макаровга эләкте, 3 урын – Лаеш шәһәренең “Радуга” балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Владимировна Леонтьевада.

“Балаларны юлда йцръ кагыйдзләләренә өйрәтү буенча иң яхшы озын дәверле проект” номинациясендә Лаеш шәһәренең “Березка” балалар бакчасы тәрбиячесе Ольга Владимировна Саушина җиңүче.

“Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча иң яхшы проект” номинациясендә Усадтагы “Умка” балалар бакчасы тәрбиячесе Алия Ринатовна Рәфыйкова җиңүче булып танылды.

“Балаларга юл йөрү кагыйдзләрен пропагандалау һәм профилактика буенча иң яхшы сценарий” номинациясендә Лаеш шәһәрендәге “Рябинка” балалар бакчасы тәрбиячесе җиңде.

Призлар урынына педагоголар һәм тәрбиячеләр юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча өстәл уеннары, уенчык машиналар һәм юл билгеләре белән келәмнәр алдылар. Әлеге файдалы бүләкләрне алар үзләренең эшләрендә кулланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International