Кече Елга авыл җирлеге буенча “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү Комплекс үзәге хезмәткәрләре Вәсилә Шакирҗанова белән Гөлсинә Хәсәнова үзләренең карамагындагы өлкәннәрне генә карап калмыйлар, авыл тормышында да актив рәвештә катнашырга җитешәләр. Ял көннәрендә алар чаңгыга басалар. Бер чара да Вәсилә Шакирҗанова белән Гөлсинә Хәсәнованың артистлыгыннан һәм юморыннан башка узмый. Чиратта алар авыл клубы сәхнәсендә “Саматның кайтуы” һәм “Мунча янды” спектакльлен куйдылар, анда үзләре карамагында булган өлкәннәрне дә чакырдылар.
.