Лаеш районында “Ел укытучысы-2016” бөтенроссия конкурсының зона этабы башланды

2016 елның 26 феврале, җомга

Бүген Лаеш шәһәренең 1 нче гимназиясендә “Ел укытучысы-2016” конкурсының зона этабы башланып китте. Ул ике турда узачак. Казан, Яшел Үзән районыннан, шулай ук Лаеш районының Пәрәү белән Октябрьнең 25 еллыгы исемендәге авыллардан, лаеш шәһәренең 2 нче мәктәбе һәм 1 нче гимназиясеннән педагоглар осталыкларын ачыклаячак. Укытучыларның хезмәт стажы төрле, предметларны да төрлесен укыталар. Җомга көнне алар дәресләрнең төрле этабын күрсәтәчәк, үзләренә анализ ясаячак һәм масер-класс бирәчәкләр. Нәтиҗәләрне шимбә көн билгеле булачак.

Лаеш муниципаль районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International