“Без сәламәт яшәү рәвеше ягында”

2016 елның 26 феврале, җомга

Шушындый исем астында Лаеш реабилитация үзәгендә инвалид балалар өчен интеграцияләнгән дәрес узды. Беренче өлешендә социаль педагог Татьяна Сагитова балаларга тартуның зыяны хакында В.Г.Ждановның видеолекциясен күрсәтте. Аны караганнан соң ул үсмерләрнең сорауларны җавап бирде һәм никотинның кеше организмына зыяны турында берничә тарихи һәм медицияна фактлары китерде. Дәреснең икенче өлешендә балалар “Кама” спорт-тернәкләндерү комплексына суда ярышырга китте. Анда инструктор Дмитрий Белоусов “Сәламәт яшәү рәвеше өчен” дигән спорт ярышы уздырды. Чараның төп максаты – массакүләм спорт чаралары аша спортның начар гадәтләргә каршы торуын күрсәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International