Балалар арасында физик культура һәм спортны популярлаштыру максатыннан 26-27 февраль көннәрендә Минзәләдәге коррекцияле интернат мәктәптә җирлегендә урнашкан “Полянка” шәһәр яны-сәламәтләндерү лагере базасында Татарстандагы балалар йортлары һәм интернат-мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләр арасында чаңгы ярышлары буенча V республикакүләм шәхси-командалы беренчелек узды. Безнекеләр анда 2 урынны яулады. Шәхси беренчелектә Максим Беспалов – 3 урын, Алена Никитина – 3 урын, Анастасия Новичкова – 3 урын, Дмитрий Нагибин – 5 урын, Вадим Лукин 8 урыннарга лаек булдылар. Балаларны җиңүләре белән котлыйбыз! Аларга нык сәламәтлек һәм спортта зур уңышлар телибез!