Безнең районда Кукмара районыннан 50 кешелек делегация булып китте. Кунакларның күп өлеше авыл башлыклары иде. Аларның төп максаты – тәҗрибә туплау. Делегатлар Лаеш районындагы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшнең ничек оештырылуы белән кызыксынды. Би нисбәттән Кукмара түрәләре “Атабаевская” һәм “Рамаевское” хуҗалыкларында, Имәнкискә авылындагы шәхси хуҗалыкта булдылар. Әлеге ЛПХ кунакларда зур кызыксыну уятты, чөнки эшмәкәрләр продукцияләрен өйләре янында ук саталар. Кукмарадан авыл башлыклары “Казан-Оренбург” трассасының нәкъ менә Имәнкискә авылы аша узуын, шуңа күрә дә җирле эшкуарлар сату буенча проблемаларга дучар булмауларын ассызыкладылар. “Имәнкискә авылы аша тәүлегенә 10 мең машина уза, моны үзебезнең файдага каратмый булмый. Районыбыз башлыгы Михаил Афанасьев тәкъдиме буенча авылда “Имәнкискә базарын” оештырырга планлаштырабыз. Әлеге проект җирле җитештерүчеләр өчен дә, авыл өчен дә, кунаклар өчен дә кызыклы булачак” – диде Лаеш районының Чирпы авыл җирлеге башлыгы Радик Евдокимов.