7 март көнне Кече-Елга мәдәният йорты тамашачылар белән тулы иде, чөнки күптән көтелгән спектакльнең премьерасы булды. Халык театры артистлары Фәнис Яруллинның "Әнә килә автомобиль" спектаклен сәхнәләштерде.Районнан килгән кунаклар да яшь артистларыбызның спектакльдә уйнауларын бик җылы бәяләде. Спектакль бик кунелле булды,тамашачылар зур рәхмәтләрен әйтеп, күтәренке күңел белән өйләренә таралышты.
.jpg)
.jpg)