Лаешта кышны озаттылар

2016 елның 11 марты, җомга

Лаешта кышны озаттылар

Лаешта кышны озату чарасы узды. Бәйрәмгә шәһәребездә яшәүчеләр һәм кунаклар килде, алар арасында гаиләләр белән килүчеләр дә күп булды. Халык игътибарына концерт программасы тәкъдим ителде, барлык теләүчеләрне бушлай коймак һәм кайнар чәй белән сыйладылар. Май чабу тантанасы Кышның символы булган карачкыны яндыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International