13 мартта Балтачта карате Кекусинкай буенча Татарстан беренчелеге булып узган иде, анда Лаеш районы командасы катнашты. Команданы Комлы Кавәл авылында урнашкан “Дружба” спорт үзәгендә шөгыльләнүче Арсений Гыйниятуллин һәм Оәзил Хәйруллин тәкъдир итте. Егетләрнең тренеры – Тимур Сабитов. Спортчыларыбыз яхшы техника күрсәтеп, җиңүгә таба омтылды, моның нәтиҗәсе буларак ике беренче урын безнеке! Татарстан чемпионнарын тәбриклибез! Җиңүчеләр кубоклар, медальәр һәм дипломнар алды.