14 нән алып 25 мартка кадәр республикада яшәүчеләр Татарстан наркоконтроле идарәсенең “ышаныч телефонына” шалтыратып, наркотикларның таратылуы хакында әйтә ала. Шулай ук, акция кысаларында, гражданнарның наркотик кулланучыларны дәвалау һәм реабилитацияләү турында консультация дә алу мөмкинлеге бар. Ел саен уздырыла торган әлеге бөтенроссия акциясе ике этапта уза. Аның ярдәмендә кешеләрнең игътибарын наркотикларның законсыз рәвештә әйләнешенә юнәлтергә тырышалар. 1 этап барышында 25 маркта кадәр барлык сораулар һәм хәбәрләр көн саен тәүлек буена Казандагы (843) 273-43-45 “ышаныч телефоны” аша, шулай ук Татарстан наркоконтроленең районара бүлекләрендә, мәсәлән Бөгелмәдә (85594) 4-22-50 телефоны аша кабул ителәчәк. Хәбәрләрне Татарстан республикасының наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору буенча федераль хезмәтенең Интернет-кабул итү сәхифәсендә дә калдырырга була: http://ufskn.tatar.ru.
Исегезгә төшерәбез, наркотикларның законсыз әйләнеше хакындагы хәбәрләрне “ышаныч телефонына” акция вакытында гына түгел, ел әйләнәсендә җиткерергә була. Республикада яшәүчеләрдән килгән мәгълүмат җинаятьчеләрне җаваплылыкка тартырга ярдәм итәргә мөмкин, шулай ук кемнеңдер тормышын саклап калу ихтималы да бар. 15 март көнне 14:00 дә “Үлем белән сатуларын хәбәр ит!” акциясе кысаларында Наркоконтроль идарәсендә наркомания профилактикасы буенча эшләүче министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре белән “кайнар линия” оештырылачак. Гражданнар кызыксындырган сорауларына җавап таба алачак. Әлеге диалогны оештыруның төп максаты – наркотикларны куллануның куркынычы турында массаларга җиткерү, наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышлы хокукый аспектларны аңлату һәм иң мөһиме – наркотикларның куркынычына каршы көрәштә гражданнарның ярдәмен алу.
Россия Наркотикларның законсыз әйләнешен контрольдә тоту буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе матбугат группасы