1994 елдан алып, һәр ел саен Россиядә Бөтендөнья кулланучылар хокукы көне билгеләп үтелә. Традицияләргә таянып, ел саен кулланучылар оешмаларының Халыкара федерациясе әлеге көннең тематикасын ачыклый. 2016 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукы көне “Менюдан антибиотикларны алырга!” дигән девиз астында узачак. Шулай итеп, быел ит продукциясен җитештергәндә һәм сатканда кулланучылар хокукын яклауга игътибар юнәлтеләчәк.