Район мәдәният йортында якташыбыз, танылган артист Шамил Галиеның концерты узды.

2016 елның 18 марты, җомга

Үзенең кабатланмас иҗаты белән ул районыбызны бар республикага, илгә һәм дөньяга танытты. Шунысын әйтергә кирәк, Лаеш районының Татар Янтыгы авылында туып-үскән Шамил Галиев легендар “Дю Солей” циркында чыгышлар ясады. Гомеренең 20 елын артист сәхнәгә биргән һәм иҗат юбилеен якташлары белән бергә уздырды. Ә 25 март – Мәдәният хезмәткәрләре көнендә – почетлы кунак буларак ул бәйрәм программасына чакырылган.

Шамил Вильдановичка озын гомер, иҗатында зур уңышлар һәм гаилә бәхете телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International