Май чабу бәйрәмендә

2016 елның 21 марты, дүшәмбе

Православие дине тотучыларның уразага керү алдыннан була торган май чабу атнасын район халкы җыр , бию һәм такмаклар белән каршылады.

Төрле конфессия вәкилләре яшәгән районда күңел ачуларга татарлар һәм руслар, православиелеләр һәм мөселманнарның зурысыннан кечесенә кадәр җыелуы бик тә күңелле. Бергә әйлән-бәйләндә катнаштылар, атларда йөрделәр, кышны озатып матур язны каршыладылар.

Мавыктыргыч сюжет, матур костюмнар, яшь артистларның җиренә җиткереп уйнаулары һәм искиткеч музыкаль бизәлеш Казанның профессиональ бию коллективы чыгышы – бәйрәмнең мондый программасы өлкәннәрнең дә, балаларның да күңелләренә хуш килде. Явыз сихерче Морена белән көрәштә Ярилога Лаеш балалары ярдәмгә килде. Сәхнәдә барган тамашага кунаклар да кушылды. Гадәт буенча кыш белән хушлашканда карачкы да яндырылды.

Яңа базада булган программа да кызыклы булды. Лаешның бу микрорайоны балалары өчен озак еллар дәвамында беренче мәртәбә күңел ачу оештырылды. Аны үткәрү инициативасы территориаль җәмәгать үзидарәсе җитәкчесе Рәзифә Вәлиеваныкы, ә аңа район мәдәният йорты, балалар шәфкатьлелек ордены, китапханә, мәктәптән тыш эшләр үзәге ярдәм итте. Людмила Кошенкова обереглар ясау буенча осталык сәгате үткәрде, Марина Шастина алып баручы ролендә булды, Зөһрә Лезина, Убырлы Карчык образында иде.

Петрушкалар, кырык тартмачылар, яз гүзәлкәй, матур сарафаннар кигән кызлар, төрле төстәге шарлар, коймаклар һәм тәм-томнар белән күңелле уеннар – кышны озаткан Лаеш балалары хәтерендә бәйрәм шундый булып сакланыр.

Ярило Моренаның  салкын йөрәген эретте.

Күмәчләре яңа мичтән чыккан, бу бөркелә.

Май чабуда рәхәтләнеп күңел ачтык.

Ай, коймаклары да коймаклары!

Көч сынашабыз, яхшы кәеф белән уртаклашабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International