Атна салкынча көннәр белән башлана

2016 елның 21 марты, дүшәмбе

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 21 мартта, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

 

Татарстанда уртача һава температурасы бүген көндез – 2-7 градус салкын булачак. Казанда бераз кар ява, температура – 3-5 градус салкын булыр дип фаразланыла.
 

Атнаның икенче көне – 22 мартта да аязучан болытлы һава торышы саклана. Сишәмбегә каршы төндә 7-12, аязгана 16 градуска кадәр салкын булачак, ди синоптиклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International