Бөтенроссия әдәби-иҗади конкурсы

2016 елның 21 марты, дүшәмбе

 

Лаеш шәһәрендә яшәүче 10 яшьлек Валерия Нохратскаяның иҗади таланты мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр арасында уздырылучы “Алтын йөрәк” исеме астындагы Бөтенроссия әдәби-иҗади конкурсында “Поэзия” номинациясендә югары бәяләнде. Валерия – бик иҗади һәм киңкырлы кеше. Үзенең талантларын ул шигърият, музыка, уку һәм башка өлкәләрдә ача. Шигърият – ул аерым дөнья. Валериянең шигырьләрендә тирә-як дөньяны кояшлы итеп кабул итү һәм әйләнә-тирәдәге кеше 1әм хайваннарга мәхәббәт чагыла. Лаеш Реабилитация үзәге мөгаллиме Татьяна Сәгыйтова аның иҗат “җимешләрен” “Минем беренче шигырьләрем вернисажы” китабына туплаган һәм Бөтенроссия конкурсына җибәргән. Чын күңелдән Валерия Нохратскаяны лауреат булуы белән тәбрик итәбез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International