Казанда якташыбыз Илсөяр Ихсанованың иҗат кичәсе булды

2016 елның 22 марты, сишәмбе

Казанда Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә якташыбыз Илсөяр Иксанованың иҗат кичәсе узды. Ул тумышы белән Лаеш районының Татар Саралысы авылыннан, 2011 елдан  ул ТР Мәдәният Министрлыгы каршындагы Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгендә татар телендә "Түгәрәк уен"  исеме астындагы фольклор альманахын җитәкли. Илсөяр Вазыйх кызы танылган шагыйрә, күп кенә китап авторы, татар фильмнарына сценарий язучы. И. Ихсанованың шигырләре  һәрчак татар композиторлары игътибарын җәлеп итте, бигрәк тә Алмаз Монасыйпов, ул аның иҗатына тулы бер циклы музыкаль әсәрләр  багышлады. Шагыйрәнең  шигырьләренә   язылган җырларны танылган артистларыбыз Зөһрә Сәхәбиева, Салават, Венера Ганиева, Алсу Әбелханова башкаралар.

Илсөяр Ихсанованың юбилеена Лаеш районы мәдәният йорты директоры Ильнур Гайниев, Татар Саралысы авыл җирлеге башлыгы Ильшат Мөбәрәкшин һәм Атабай авыл җирлеге башлыгы Люзия Халилова барды. Район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән язучы якташыбызны юбилее белән Ильнур Гайниев котлады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International