«Салават күпере” балалар бакчасында гомуми ата-аналар җыелышы булды

2016 елның 23 марты, чәршәмбе

21 мартта Лаеш шәһәрендәге “Салават күпере” балалар бакчасында гомуми ата-аналар җыелышы узды, анда актуаль сораулар күтәрелде. Чарада чыгыш ясадылар:

-сәламәтлек саклау өлкәсе белгече, балалар табибы Миләүшә Солтановна Хөсәенова “Туберкулез профилактикасы” темасы буенча;

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районындагы бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Наталья Викторовна Андронова, “Балалар һәм үсмерләрнең үз-үзләренә кул салу профилактикасы” темасы буенча.

Балалар бакачасы җитәкчесе Алия Илдусовна Шатских кар һәм боз эоү белән бәйле бәхетсез очракларны булдырмау чаралары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International