Район башлыгы Михаил Афанасьев Лаеш районының Инстаграмдагы рәсми аккаунтына юбилей язылучыга бүләк тапшырды

2016 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

 

Бер ай элек Инстаграммда Лаеш районының рәсми аккаунты теркәлгән иде. Анда район тормышының иң мөһим һәм кызыклы яңалыклары белән танышырга мөмкин. Бу вакыт эчендә язылучыларның саны күзгә күренеп үзгәреп барды. 22 мартта “Лаеш муниципаль районының Инстаграммдагы юбилей язылучысы” исемле ачык конкурс игълан ителгән иде. Бер сәгатьтән дә кимрәк вакыт эчендә җиңүче билгеләнде, ул – Нияз Гарипов. Нияз актив тормыш алып бара: футбол белән шөгыльләнә, мотоцикллар белән мавыга һәм Лаеш районының патриоты санала. Бүген район башлыгы аңа вәгъдә ителгән бүләкләрне тапшырды, шул исәптән 2000 сум күләмендә акча да. Нияз Гарипов куанунын яшермәде һәм әлеге хәлдән берникадәр шүрләде, чөнки мондый бәхет тәтүенә ышанмыйча торды. Котлыйбыз!

Лаеш районының рәсми аккаунтына Instagram.com/Laishevolife язылыгыз, үзегезнең яңалыкларыгыз белән бүлешегез, репостлар ясагыз, хәбәрдар булыгыз һәм туган ягыгыз – Лаеш районынын яратыгыз! Уңышлар сезгә, дуслар!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International