Бүген районның Башкарма комитеты җитәкчесе техниканың язгы ташуга әзерлеге белән танышты. Тракторлар, грейдерлар, микроавтобуслар, медицина машиналары, самосваллар, квадроцикллар, көймәләр Лаеш шәһәренең урап узу юлы буенча тезелгәннәр иде. Монда барлык районнан янгынга каршы, медицина һәм урман куркынычсызлыгы хезмәте, юл һәм коммуналь хезмәтләр, элемтәчеләр техникасы җыелды. Хәтта мобиль тукландыру машинасы да бар иде, ә ул гадәттән тыш хәлләр вакытында бик кирәкле авто. Тикшереп чыкканнан соң, Михаил Фадеев техника язгы ташуга әзер дигән нәтиҗә чыгарды.