Мәдәният хезмәткәре көне белән!

2016 елның 25 марты, җомга

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре!

Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлауларны кабул итегез!

Мәдәният – кешелекнең рухи мирасы, сәнгать белән очрашу, кешеләр мөнәсәбәтләре гармониясе, аралашу шатлыгы – безне яхшырак итүче, тормышка мәгънә бирүче һәм кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итүче бар нәрсә. Әлеге бәйрәмнең әһәмиятен зур мәгърифәтчелек миссиясе билгели. Бу һөнәр – һәр кеше тормышының аерылгысыз өлеше. Ул җәмгыятьтә төп рольне башкара. Мәдәният тарихны белергә, гореф-гадәтләр һәм йолаларны сакларга, кыйммәтләребезне киләчәк буынга тапшырырга этәрүче өлкә ул.

Сезнең иҗади проектларыгыз гуманизм һәм кешелеклелек, ышаныч һәм игелек принциплары ныгып урнашуга этәргеч булсын, яшь буынга киләчәктә хәзерге тормышның җитди проблемаларын уңышлы хәл итәргә булышсын, мәдәни әңгәмә өчен яңа мөмкинлекләр үсешенә ярдәм итсен.

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет һәм һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар телим!

Лаеш муниципаль район башлыгы М.П.Афанасьев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International