Габдулла Тукай исемендәге VI Бөтенроссия шигырь укучылар конкурсы әдәби ярышларының муниципаль этабы узган Лаешның 2 нче мәктәбе укучылары призлы урыннар алдылар.
1–4 һәм 9-11 сыйныфлар яшь категорияләрендә икенче сыйныф укучысы Әдилә Гыйззәтуллина һәм тугызынчы сыйныф укучысы Чулпан Закирова ышанычлы төстә җиңү яулады. 5–8 сыйныф укучылары арасында Люба Новикова өченче булды.