25 мартта Державино авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны тол хатыны, тыл хезмәтчесе Халисә Гарифулла кызы Хәйруллина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Державино авыл җирлеге башлыгы Исламия Камалиева, ветераннар советы рәисе Роза Бикмуллина, Державино ФАПы җитәкчесе Альбина Сабирова юбилярны котлап, аңа чәчәкләр һәм бүләк тапшырдылар. Муллык һәм ныклы сәламәтлек теләп, Халисә Гарифулла кызына Россия Президенты Владимир путин исеменнән открытка, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән открытка һәм бүләк тә бирелде.