Һәм автомобильне хуҗасы ризалыгыннан башка сатарлар

2016 елның 29 марты, сишәмбе

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны явыз нияттән түләмәүчеләр белән көрәш көчәйтелгән.

ТР ЭЭМ күрсәтмәсенә ярашлы төстә, Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре суд приставлары белән бергәләп бурычлыларны үгетләү һәм аңлатулардан кискен гамәлләргә күчтеләр.

Алар түләмәгән штрафлар буенча бурычлары 30 мең сумнан артыграк булган берничә автомобиль  хуҗасының машиналарына арест салдылар. Әгәр законда билгеләнгән вакыт эчендә алар үз бурычларын түләмәсәләр, суд приставлары арест салынган автомобильләрне сатуга куячаклар. Анда машиналар хуҗаларының рөхсәтеннән башка сатылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International