Җинаятьчеләр Росгосстрахны талаган

2016 елның 30 марты, чәршәмбе

Узган атнада районда ике урлау омтылышы теркәлгән.

Егорьево авыл жирлеге башкарма комитеты бинасында сак сигнализациясе эшли башлый һәм 10 минуттан вакыйга урынына полиция хезмәткәре килеп җитә.

“Росгосстрах“ ЧҖҖнең ТР филиалы Лаеш шәһәре агентлыгына бу яктан бәхет елмаймаган: җинаять вакытына сигнализация төзек булмаган. Явыз ниятлеләр кич белән тәрәзәне ватканнар, бинага кергәннәр һәм ике фотоаппаратны, штамплар һәм печатьләр салынган тартманы, хезмәткәрләрнең берникадәр акчаларын алып чыкканнар. Тикшерү бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International