1 апрель –Бөтендөнья көлке көне Атабай авылы мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре “Чишмәкәй” балалар бакчасында “Көлке куа килә” дип исемләнгән юмор кичәсе оештырдылар.Балалар уеннарда бик актив катнаштылар.Кичәнең икенче өлешендә мәдәният хезмәткәрләре Корней Чуковскийның “Доктор Айболит” әкиятен сәхнәгә куйдылар.Ахырдан балалар сорауларга бик матур җавап бирделәр.Аларның әкият дөньясына мәхәббәтләрен күрү безгә бик зур сөенеч булды.