Шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130 яшь булу уңаеннан күргәзмә

2016 елның 5 апреле, сишәмбе

 

Шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130 яшь булу уңаеннан Рождествено авылы китапханәсендә китаплар күргәзмәсе оыштырылган. Биредә алар ике бүлектә тәкъдир ителгән: “Тукай-балаларга!” һәм “Тукай әсәрләре”. Бөек шагыйрь бу дөньяда 27 ел гына яшәп кала алган. Ул кыска, әмма тулы иҗатлы тормыш алып барган. Аның мирасы татар шигъриятендә генә түгел, милли әдәби тел формалашуда һәм иҗтимагый фикернең үсешендә зур өлеш кертте. Сезне ай ахырына кадәр дәвам итәчәк күргәзмәгә чакырып калабыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International